Ислам - террорга каршы

     22 сентябрь көнне Югары Ослан мөхтәсибәте район үзәк больница хезмәтчеләре белән очрашу үткәрде. Район мөхтәсибе Гәли хәзрәт Җиһаншин үзенең "Ислам террорга каршы" дигән чыгышында яшьләр белән күберәк тәрбия мәсәләсендә, ислам диненең төп нигезләрен аларга җиткерү, әти-әниләргә балаларны тәрбияләүгә игьтибарны арттыру турында житкерде, чөнки күп очракларда экстремистлар яшьләрне  төрле юлллар белән алдалыйлар.Очрашу катнашкан кешеләрне  Корбан Бәйрәме белән котлау, кызыктырган сорауларга җаваплар бирү белән тәмамланды.