Югары Ослан районында имамнар җыелышы

               11 июль көнне Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, имам мөхтәсиб һәм  чакырылган  авыл советы җитәкчесе катнаштылар. Гали хәзрәт имамнарны мухтәсибәтнең алты айда эшләнгән эшләре һәм алдагы айларга  куелган эш планы белән таныштырып үтте, мәчет биналарына җылы бирү, аның өчен кирәкле документларны әзерләү турында аңлатты. Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар,  "Дин вә мәгыйшәт" газетасының чираттагы номеры  таратылды. Гали хазрат имамнарга 16 июльдән 29 июльгә чаклы булачак җәйге балалар җыенынын эшләре, укыту планнары белән таныштырды, бу җыенның Югары Осланда балалар сабантуе белән тәмамлануын, булачак Корбан бәйрәменә кагылышлы мәсәләләр, тәртипләре турында да әйтеп узды. Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу, төшке аш  һәм намаз белән тәмамланды.