Картлар йортына Югары Ослан мөхтәсибәтенең ярдәме, гошер садака

                24 сентябрь көнне Югары Ослан мөхтәсибәте тарафыннан җыелган гошер садакасының бер өлеше картлар йортына тапшырылды. Дин Исламда зәкәт түләү фарыз санала, ягьни ирекле рәвештә түләнә торган садака, хәер генә түгел. Бездә булган бар нәрсәнең чын хуҗасы Аллаһы Тәгалә. Ул безгә , башка мөселманнарга караганда күбрәк өлеш чыгарган икән, без мохтаҗлыктагы кешеләр белән үзебездән арткан малыбызны бүлешергә тиешбез. Картлар йортына тапшырылган гошер садакаларга догалар укылды. Инвалидлар йортының директоры Тәнзилә Нургаязовна  район имам мөхтәсибе Гали хәзрәткә, Нур Вахит авылы имамы Марат хәзрәт Фәйзуллинга  үзенең рәхмәтен җиткерде.