Кызыл Байрак авыл имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 67 номерлы мәктәбендә тантаналы чараларда катнашты

    Бу көннәрдә Югары Ослан районының Кызыл байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 67 номерлы мәктәбендә тантаналы чараларда катнашты.Бу чаралар әлеге мәктәбнең кадетлар корпусында укучы балаларның хәрби ант кабул итүләренә багышланган иде. Тимур хәзрәт - афган сугышы ветераны, хәрби очучы. Ул булачак офицерларга Ватан алдындагы бурычларын , хәрби хезмәт тәртипләрен һәм афган сугышы вакыйгалары белән озрак таныштырып узды. Әлеге чараларны оештыручылар хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.