Югары Ослан районында имамнар җыелышы

           25 октябрь   көнне Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта  имам мөхтәсиб Гали хәзрәт имамнарны мухтәсибәтнең эшләнгән эшләре, алдагы айларга  куелган эш планы белән таныштырды. Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар, журналлар  тапшырылды, имамнарга булачак  Мәүлет Ән-Нәби  үткәрү тәртипләре турында, быелгысы елда гошер садака җыю нәтиҗәләре белән дә таныштырып үтте. Бу эшкә зур өлеш керткән имамнарга зур рәхмәтен белдерде. Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу, намаз  һәм  төшке аш   белән тәмамланды.