Югары Ослан районында зират территориясен төзекләндәрү төгәлләнә.

   Бу көннәрдә Югары Ослан авылында  зиратларны төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Районда үткәргән референдумдан соң, халыктан  һәм  дәүләттән  бирелгән  акчага бу эш башланып киткән иде. Зиратларны төзек һәм чиста тоту барча халыкларның бурычы. Халкыбызда бик төгәл әйтелә торган сүз бар: "Исәнләрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел". Зиратларны бөтенләй төзекләндерү быелысы елда районның Югары Ослан, Татар Макылы, Татар Мәмәхуҗа, Яңа Юл, Вахит авылларында  башкарылды.