Югары Ослан мөхтәсибәте имамнары Казан шәһәрендә белемнәрен арттыру курсларында булдылар.

    Бу көннәрдә Югары Ослан мөхтәсибәте имамнары Казан шәһәрендә квалификацияләрен күтәрү курсларында белем алдылар.Әлеге курсларда аларга мирас фәне, тәфсир, исламдагы  төрле секталар һәм юнәлешләр, психология, гакыйдә,татар ислам галимләре тарихы, ислам дине нигезләре укытылды. Буш вакытлар алар булачак Корьән хафизлар дәресләрендә дә булдылар, ә Кызыл Байрак авылы имамы Тимур хәзрәт чалма чалу ысуллары буенча мастер класс үткәрде. Югары Ослан районының курсларда булган 10 имам-хатыйб бу курсларны үтеп, шәһәдәтнәмә алдылар.