"Экстремизм һәм терроризмга каршы чаралар" буенча яшьләр форумы -2018

                         Бу көннәрдә   Югары Ослан имам мөхтәсибе районда үткәрелгән "Экстремизм һәм терроризмга каршы чаралар" буенча  Югары Ослан яшьләр форумы - 2018 катнашты. Әлеге чараларда район җитәкчеләре, мәктәп укучылары, полиция хезмәткәрләре, дин әһелләре катнашып чыгышлар ясадылар. Район мөхтәсибе Гәли хәзрәт Җиһаншин үзенең "Ислам террорга каршы" дигән чыгышында яшьләр белән күберәк тәрбия мәсәләсендә, ислам диненең төп нигезләрен аларга җиткерү, укытучыларга, әти-әниләргә балаларны тәрбияләүгә игьтибарны арттыру турында житкерде, чөнки күп очракларда экстремистлар яшьләрне  төрле юлллар белән алдалауларын ачыклап үтте.Форум мәктәп балалары тарафыннан куелган концерт белән тәмамланды.