Балалар белән Мәүлет бәйрәме Югары Ослан мөхтәсибәтендә

                             Бу  көннәрдә  Югары Ослан районының  Моркваш авылы  мәчетендә Рәсүлебез Мөхәммәт сгвнең туган көненә    балалар өчен оештырылган чаралар   булып үтте.  Бу балалар өчен оештырылган Мәүлет  бәйрәмендә Моркваш авылы мәчете имамы Мөхәммәд хәзрәт балаларның әти -әниләре белән берлектә  викторина, Корьән Кәримне уку буенча конкурс һәм төрле спорт  ярышлары үткәрде. Барлык чараларда катнашучыларга  мөхәллә исеменнән бүләкләр тапшырылды. Кичә Корьән Кәримнән аятьләр,  догалар уку,  күркәм вәгәзьләр,  җәмәгать намазы һәм чәй  белән тәмамланды.