Югары Ослан районында имамнар җыелышы

          Бу көннәрдә  Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта мөфти урынбасары Рөстәм  хәзрәт Вәлиуллин, район мөхтәсибе,  имамнар һәм чакырылган кунаклар катнаштылар. Рөстәм  хәзрәт Вәлиуллин Республикабызда Диния нәзәрәтенең алып барган эшчәнлеге, имамнар өчен эшләнелгән нигезләмә  белән таныштырды. Район мөхтәсибе Гали хәзрәт имамнарны яңа эш планнары белән һәм  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан билгеләнгән "Намаз уку бәйгесесен" һәрбер мәчеттә үткәрү, балалар арасында викториналар уздыру һәм башка эшләрне оештыруны тәкъдим итте. Чаралар  Корьән аятларын укып дога кылу, "Хозур" нәшрияты бастырган китапларны имамнарга тарату һәм җәмәгать намазын уку   белән тәмамланды.