Кызыл Байрак авыл имамы Тимур хәзрәт Ибраһимовның 17 номерлы гимназиядә үткәрелгән чараларда катнашуы.

      Бу көннәрдә Югары Ослан районының Кызыл байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 17 номерлы Галимҗан Ибраһимов исемендәге гимназиясендә  тантаналы чараларда катнашты.Бу чаралар әлеге мәктәбнең совет армиясенең Афганистаннан чыгуына 30 еллыкка багышланган иде. Тимур хәзрәт - афган сугышы ветераны, хәрби очучы. Ул әлеге чараларда катнашучыларга  Ватан алдындагы бурычларын, хәрби хезмәт тәртипләрен һәм афган сугышы вакыйгалары белән азрак таныштырып узды. Әлеге чараларны оештыручылар хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.