Яшел Үзәндә төньяк- көнбатыш казыятенең мөхтәсибәтләр, аксакаллар шурасы рәисләре җыелышы

              3 апрель көнне Яшел Үзән мөхтәсибәте Диния нәзәрәтенең аксакаллар шурасы белән берлектә,  төньяк- көнбатыш казыяте әгьзалары белән түгәрәк өстәл үткәрде. Әлеге чараларда район администрация хезмәткәрләре, сәләмәтлек һәм уку - укыту бүлеге хезмәткәрләре, мөхтәсибләр, район аксакаллар шурасы рәисләре, чакырылган кунакклар катнаштылар. Яшел Үзән районы имам мөхтәсибе Гәбделхәмит хәзрат Зинәтуллин сәләмләү сүзе белән башлап, татар телен  укыту буенча эшләгән эшләре, мәетләрне хастәханәләрдә яру-ярмау проблемаларын ачыклап үтте. Республика аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов мәктәбләрдә татар телен саклауның әһәмиятен ассыклап  үтте,  хастәханәләрдә бүгенгесе көндә мәетләрне ярмау турындагы мәгълүмәтләр белән республика сәламәтлек  саклау министрлыгы белән килешү хатлары булуын күрсәтте. Чаралар күмәк кинәшкә килеп, өйлә намазы һәм төшке аш белән тәмамланды.