Югары Осланда "Каен" балалар бакчасында сабыйлар белән районкүләм "Мин бит татар баласы" конкурсы үткәрелде

                   18 апрель көнне Югары Ослан районының "Каен" балалар бакчасында "Мин бит татар баласы" дигән конкурс булды. Әлеге чараларны үткәрүдә район мәгариф  бүлеге һәм   балалар бакчасы хезмәткәрләре, Югары Ослан районы мөхтәсибәте катнаштылар. Конкурс балаларда дини-әхләкый сыйфатлар, илебезгә мөхәббәт, татар халкында гореф -  гадәтләр, милләт  традицияләрен тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде. Чаралар алты номинация үткәрелделәр:"Татар малае - 2019","Татар кызы -2019", "Милли традицияләрдә тәрбияләнгән малай(кыз)", " Иң тырыш малай (кыз)", "Иң талантлы малай (кыз)", "Иң матур сәхнә образы өчен". Җиңүчеләргә район мәгариф бүлеге дипломнары һәм мөхтәсибәт тарафыннан бүләкләр тапшырылды.