Югары Осланда балалар белән район күләмендә "Намаз уку" бәйгесе

                       Бу көннәрдә Югары Ослан мөхтәсибәте район күләм "Намаз уку" бәйгесе үткәрде. Бәйгенең максаты балаларда Ислам диненә кызыксындыру, Корьән Кәримне өйрәнү һәм Аңа мәхәббәт уяту, балаларның әти-әниләренә дә бу бәйгедә динебезнең кыйммәтләрен ачу, традицион ислам үзенчәлекләрен күрсәтү, сабыйларда намаз укуны гадәткә кертү иде. Балалар ике төркемдә (ир балалар, кыз балалар төркеме) көч сынаштылыр, җюри әгьзаларына  аларның бер берсеннән өстенлекләрен ачу да кыен булды. Чаралар  үткәннән соң , урыннарны билгеләгәндә , балалар ,  әти-әниләр , жюри әгьзалар белән сөйләкәннән соң, барлык катнашучыларга да 1нче урын билгеләнде, мөхтәсибәт тарафыннан рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. "Намаз уку" бәйгесе күмәк җәмәгать намазы һәм кичке аш аш белән төгәлләнде.