Югары Осланда имамнар җыелышы

                         Бу көннәрдә көнне Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, имам мөхтәсиб катнаштылар һәм   Диния нәзәрәтеннән җибәрелгән документларны карап үттеләр. Шулай ук имамнарга мәчеттә урнашкан һәрбер дини әдәбият өчен шәхси җавап бирүләре турында кисәтелде. Гали хәзрәт Җиһаншин һәрбер мәчетләрендәге китапханә һәм китап киштәләрендә булган дини әдәбиятларны тикшерүне тәләп итте, якынлашып килүче Рамазан аен үткәрү турында да әйтеп узды. Имамнар Диния нәзәрәтенең имамнар тарафыннан гыйбәдәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында  "Нигезләмә"сен җентекләп укып, карап чыктылар. Һәрбер имам чыгыш ясап, үз мөхәлләрендә булган үзенчәлекләрне билгеләделәр. Гомум караш белән нигезләмәдәге хөкемнәргә риза булып, киләчәктә  әлеге тәләпләрне үтәргә ризалаштылар. Җыелышта якын көннәрдә мәчет территорияләрен, авыллардагы зиратларны карау, төзекләндерү, чистарту турында да карап үтелде. Барлык имамнарга "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар, Рамазан аена намаз вакытлары таратылды. Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу , өйлә намазы  һәм мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган төшке аш  белән тәмамланды.