Югары Ослан мөхтәсибәтендә "Рамазан - изге эшләр ае" акциясе үтте.

                  Югары Ослан мөхтәсибәте "Рамазан - изге эшләр ае" акциясе үткәрү нигезеннән мөхтаҗ гаиләләрнең 1 класска баручы балаларына уку-язу әсбаблары таратты. Бу чараларга зур өлеш керткәннәре өчен мөхтәсибәт Гарифуллина Диляра, Гилмиев Рөстәм һәм таратучылар Гафиятуллина Хания ханымнарга зур рәхмәтен белдерә.