Югары Осланда район ифтар мәҗлесе һәм Республика ифтар мәҗлесендә катнашкан волонтерларны бүләкләү..

                      29 май  көнне Югары Ослан районнын яшьләр үзәге бинасында  мөселман активы өчен районкүләм ифтар мәҗлесе үткәрелде. 100 кешегә әзерләнгән мәҗлес затлы, зыялы, эчтәлекле булуы белән игътибарга лаек иде. Әлеге күркәм чара район администрациесе һәм  мөхтәсибәте тарафыннан оештырылып, анда ТР мөселманнарының Диния нәзарәтеннән, чакырылган  кунаклар, район оешмалары  җитәкчелеге вәкилләре, имамнар, Республика ифтарында катнашкан  мөселман активы җыелды. Чара Корьән аятьләрен укып, дога кылу, Диния нәзәрәте вәкиле Равил хәзрәт Зуферовның сәләмләү һәм бик үтемле вәгазе  белән башланып китте; район җитәкчесе Марат Зиятдиновның,  имам-мөхтәсиб Гали хәзрәтнең чыгышлары  белән тулыланды. Республика күләм Ифтар мәҗлесендә зур өлеш керткәннәре өчен 10 волонтерга мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды. Азан яңгырап, авыз ачканнан соң, ир-егетләр дә, хатын-кызлар да намаз укып алдылар. Мөхтәсибәт бу чараларны үткәрегә һәм  волонтерларга бүләкләр әзерләүгә зур өлеш керткән җитәкчеләргә зур рәхмәтле.