Югары Ослан мөхтәсибәтендә рухи сәләмәтләндерү үзәге эшен балалар өчен Сабантуй белән тәмамлады

                          Бу көннәрдә Югары Ослан үзәк мәчетендә балалар өчен булган   рухи сәламәтләндерү үзәге эшен Сабантуй үткәрү белән тәмамлады. Ял итү үзәге,  балаларга бик  охшады, мәчет каршындагы курслар мөгәллимнәре, мөхтәсибәт тарафыннан чакырылган кунак - Корьән хафиз Файзулла дәресләрдә аларга "Ислам нигезләре" , пәйгымбәрләр белән булган могҗизалар, аларның тарихын Корьән Кәримнән аятьләр һәм сүрәләр өйрәттеләр, намаз укуның нигезләрен һәм тәртипләрен аңлаттылар, төрле кызыклы конкурслар үткәрделәр. Буш вакытта балалар төрле спорт уеннары белән шөгыльләнделәр. Бу рухи сәламәтләндерү үзәгендә бирелгән дәресләр  балаларга файдалы, кызыклы һәм мавыктыргыч та булды. Сабантуй  әти-әниләр, кунаклар, балалар белән берлектә төшке аш белән тәмамланды.