Югары Осланда имамнар җыелышы

     Бу көннәрдә  Югары Ослан районының үзәк мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, имам мөхтәсиб  катнаштылар. Гали хәзрәт имамнарны мухтәсибәтнең эшләнгән эшләре, алдагы айларга  куелган эш планы белән таныштырып үтте, мәчет биналарына җылы бирү, аның өчен кирәкле документларны әзерләү турында аңлатты. Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар, Корбан бәйрәменә билгеләнгән буклетлар, сентябрь аенда үткәреләчәк "Ислам террорга каршы" дигән айлыкка мәгълүмәтләр тапшырылды. Гали хазрат имамнарга булачак Корбан бәйрәмен үткәрү һәм үткәрү тәртипләре турында да, быелгысы елда гошер садака җыю мәсәләсендә халык белән эшләргә кирәклеген искәртеп узды. 50 яшь тулу хөрмәтеннән  Бакчасарай  авылы имамы Марат хәзрәткә мөхтәсибәт исеменнән бүләк тапшырылды. Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу һәм  төшке аш   белән тәмамланды.