Югары Осланда Салих Сайдашевка багышланган фестиваль

            Бу көннәрдә Югары Ослан  районының Кызыл Байрак авылында татар халкының күренекле шәхесе   Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган фестиваль булып узды. Әлеге чараларда Югары Ослан районының "Иделкәй" үзешчән халык иҗат төркеме, район җитәкчеләре, чакырылган кунаклар, Кызыл Байрак авылы имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Ибраһимов, мәктәп балалары катнаштылар. Чыгышлар тәмамланганнан соң, авыл мәчетендә күмәк намаз, Салих Сәйдәшев рухына  Корьән укылды һәм догалар кылынды.