Югары Осланда Корбан Бәйрәменә багышланган чаралар.

    Август  аеның бу көннәрендә Югары Ослан районының  район үзәк мәчетендә  район администрациясе һәм мөхтәсибәт Корбан бәйрәменә  багышланган    аш мәҗлесе үткәрде. Бу чаралар Корьән аятларын уку белән башланды. Килүче кунакларны Югары Ослан администрациясе җитәкчесе Марат Зиатдинов  бәйрәм белән котлады. Кичәдә район имам-мөхтасибе  Гали хәзрәт үзенең чыгышында Корбан бәйрәмен үткәрү тарихы, корбан чалуның фазыйләтләре, ислам динен үтәү бары тик тормышны җиңеләйтүе турында сөйләде. Бу Корбан ашлары мәҗлесләре районның күп авыларында мечетләрдә  үткәрелделәр. 28 нче август көнне Корбан Бәйрәменә багышланган чаралар Югары Ослан инвалидлар һәм картлар йортында яшәүчеләр өчен район үзәк мәчетендә оештырылды. Картлар һәм инвалидлар йорты директоры Тәнзилә Васильева оештыручыларга зур рәхмәтен җиткерде.