Югары Ослан районы Кызыл Байрак авылы имамы медальгә лаек булды.

   Бу көннәрдә Югары Ослан районының  Кызыл Байрак авылы имамы, афган сугышы ветераны, хәрби очучы Тимур хәзрәт Ибраһимов зур бүләккә лаек булды. Аңа "Афганстаннан Совет сугышчылары чыгарылуга 30 ел" медале тапшырылды. Әлеге медальны хөрмәтле хәзрәткә "АК БАРС" көрәш бинасында генерал - лейтенант Чишаев Абдул тапшырды.