Картлар йортына, шәкертләргә Югары Ослан мөхтәсибәтенең ярдәме, гошер садака

             Бу көннәрдә  Югары Ослан мөхтәсибәте тарафыннан җыелган гошер садакасының бер өлеше картлар йортына, бер өлеше Казан шәһәренең Корьән хафизлар әзерләү үзәгенә  тапшырылды. Дин Исламда зәкәт түләү фарыз санала, ягьни ирекле рәвештә түләнә торган садака, хәер генә түгел. Бездә булган бар нәрсәнең чын хуҗасы Аллаһы Тәгалә. Ул безгә , башка мөселманнарга караганда күбрәк өлеш чыгарган икән, без мохтаҗлыктагы кешеләр белән үзебездән арткан малыбызны бүлешергә тиешбез. Картлар йортына тапшырылган гошер садакаларга догалар укылды. Инвалидлар йортының директоры Тәнзилә Нургаязовна  район имам мөхтәсибе Гали хәзрәткә, гошер садака җыюга зур өлеш керткән Макыл, Нур Вахит, Татар Мәмәтхуҗасы, Югары Ослан авыллары   имамнарына   үзенең рәхмәтен җиткерде.