Югары Осланда өлкәннәр көнен билгеләп үтү

            1 октябрь көнне Югары Ослан мөхтәсибәте өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрде. Олыларга, әти - әнигә  изге мөнәсәбәттә булу һәр мөселман кешесенең мөһим бурычы. Бу  һәр елны үткәрә торган даими чаралар  матур традициягә әйләнеп бара, чөнки Ислам дине өлкәннәрне кайгыртырга һәм хөрмәт итәргә чакыра. Мөхтәсибәттә олы яшьтә булган район имамнарына  һәм ветераннарга олылар көне уңае белән бүләкләр тапшырылды.