Югары Осланда “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясендә катнаштылар.

                         19 октябрь көнне Югары Ослан районының үзәк мәчетендә “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе узды.  Акциянең максаты – татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле  укытучыларын популярлаштыру.  Татарча диктант — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру. Әлеге акциядә  Югары Ослан районының “Бөтендөнья татар конгрессы” оешмасы җитәкчесе Гөлгенә Давләтшина, районның  "Ак калфаклар" оешмасы да катнаштылар. Чаралар Корьән аятьләрен укып дога кылу һәм тәмле чәйләр белән төгәлләнде.