Югары Осланда имамнар шәһадәтнамә алдылар

                  Бу көннәрдә  Югары Ослан районының үзәк мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу чаралар Диния нәзәрәте вәкиле Равил хәзрәт Зуферовның  район администация бинасында район Башкарма комитеты урынбасары Гөлия Камалетдинова белән очрашуы,  соңыннан имамнарны сәләмләү, Корьән аятьләрен укып, дога кылу һәм хәзрәтнең бик үтемле вәгазе  белән башланып китте. Җыелышта   Гали хәзрәт имамнарны мухтәсибәтнең эшләнгән эшләре, алдагы айларга  куелган эш планы белән таныштырды. Равил хәзрәт үзенең чыгышында имам - хатыйбларга дини вазифаларын Коръәнгә һәм пәйгымбәребез Мөхәммәт сгв сөннәтенә, шулай ук Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең һәм мәхәлләнең Низамнамәсенә туры китереп үтәргә тиешлеген ассызыклап үтте, имамнарга шәһадәтнамә тапшырды. Мөхтәсибәттә гошер садакасы җыюга зур өлеш керткәне өчен Мулланур Вахит   авылы имамы Марат хәзрәткә  мөхтәсибәт исеменнән бүләк тапшырды. Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу, өйлә  намазы  һәм төшке аш   белән тәмамланды.