Югары Ослан үзәк мәчетендә Мәүлет бәйрәме

                 14 ноябрь  көнне  Югары Ослан районының  үзәк   мәчетендә Рәсүлебез Мөхәммәт сгвнең туган көненә   багышланган чаралар   булып үтте. Мәүлид бәйрәменә җыелучыларны  имам мөхтәсиб Гали хазрәт Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм  үз исеменнән мөселманнар өчен бик тә кадерле булган бәйрәм белән котлады. Әлеге кичәгә кунаклар, район имамнары, Югары Ослан картлар һәм инвалидлар йортында яшәүче әби-бабайлар, мәчет курсларында укучылар чакырылган иделәр. Кичәдә Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа саллалаһу гәләйһи вәссәлләмнең күркәм холкы турында вәгазъләр сөйләнде, салаватлар әйтелде. Мәүлет бәйрәме Корьән Кәримнән аятьләр,  догалар уку,   җәмәгать намазы һәм кичке аш   белән тәмамланды. Мәүлет бәйрәме  үткәрү чаралары мөхтәсибәтнең күп авыл мәчетләрендә дәвам итә.