Кызыл Байрак авыл имамы Тимур хәзрәт Ибраһимовның Россиякүләм турнир чараларында катнашуы.

               Бу көннәрдә   Югары Ослан районының Кызыл байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең "Бокслар  һәм өстәл теннисы" үзәгендә Бөтенроссия күләм  "Киокусинкай" турнирының   тантаналы ачыш чараларда катнашты. Бу төр спорт ярышлары 11 нче мәртәбә үткәрелә. Тимур хәзрәт - афган сугышы ветераны, хәрби очучы. Ул әлеге чараларда катнашучыларга  котлап , аларга уңышлар теләде. Әлеге чараларны оештыручылар хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.