Югары Ослан районында чираттагы имамнар җыелышы

       Бу   көннәрдә Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, имам мөхтәсибе һәм чакырылган кешеләр катнаштылар. Гали хәзрәт имамнарны мөхтәсибәттә үткәрелгән чаралар белән, кайбер мөхәләләрнең эшчәнленә кыскача анализ ясап үтте. Районда һәрбер мәчетләрдә киләсе елларда төрле чаралар үткәрү, мәктәпләрдә укучы балалар арасында дини викториналар уздыру һәм башка эшләрне оештыруны тәкъдим итте. Имамнар белән Диния нәзәрәтенең имамнар тарафыннан гыйбәдәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында  "Нигезләмә"сенең кайбер пунктларын җентекләп укып, карап чыктылар  һәм бу тәләпләрнең  дин йолаларны үтәгәндә куллануы азсызыклап үтелде. Җыелыш Корьән аятьларын укып дога кылу, мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган төшке аш һәм җәмәгать намазын уку   белән тәмамланды.