Югары Осланда "Кәлам Шәриф" тәфсиренә президентация.

     27 декабрь көнне  Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать бүлеге мөдире Булат хәзрәт Мубараков Югары Ослан үзәк мәчетендә җомга намазын укытты. Намаздан соң авыл имамнары, мәчетләр каршындагы курсларда укытучы мөгәллим - мөгәлллимәләр катнашуында булган жыенда,  яңа "Кәләм Шәриф", (Мәгънәви тәрҗемә) тәфсиренең үзенчәлекләре белән таныштырып үтте, бирелгән  күп санлы сорауларга җаваплар бирде. Мөхтәсибәт тарафыннан барча имамнарга, укытучы мөгәллим-мөгәллимәләргә бүләк итеп татарча һәм русча басма "Кәлам  Шәриф" таратылды. Гали хәзрәт Югары Ослан мөхтәсибәте исеменнән әлеге чараларга катнашып, халыкка үтемле, аңлаешлы, Кәлам Шәрифнең үзенчәлекләрен җиткергәне өчен Булат хәзрәткә һәм әлеге яңа тәфсирне сатып алуда матди зур ярдәм керткән Фәнис Минфазыл улына рәхмәтен белдерде.