Кызыл Байрак авыл имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов Татарстан Республикасының җәмәгать оешмасы хезмәткәрләренең йомгаклау утырышында катнашты.

   Бу көннәрдә Кызыл Байрак авылы имамы, Югары Ослан мөхтәсибәтенең аксакаллар шурасы рәисе Тимур хәзрәт Ибраһимов Татарстан Республикасының җәмәгатъ оешмасы хезмәткәрләренең  йомгаклау утырышында катнашты. Әлеге чараларда дәүләт идарә хезмәткәрләре, оешма вәкилләре, журналистлар катнаштылар. 2019 елда бу оешма чараларында актив катнашканы өчен Тимур хәзрәт Татарстан Республикасы спорт министрлыгының һәм әлеге җәмәгать оешмасының  Мактау Грамотасына лаек булды.