Югары Ослан мөхтәсибәтендә "Татар теле " дәресләре башланды.

                 Бу көннәрдә Югары Ослан мөхтәсибәтендә "Татар теле " дәресләре башланып китте. Әлеге дәресләр быелгысы елда районның өч мәчетендә, Югары Ослан , Макыл һәм Введен бистәсе авылларында алып барылачак. Дәресләрне Татарстан Республикасы Диния нәзәрате тәкъдим иткән "Татар теле" дәреслекләре, программасы  буенча татар теле укытучылары алып баралар. Балалар бу дәресләргә теләп йөриләр, тәнәфес вакытларында алар өчен  тәмле чәйле өстәлләр әзерләнә.