Кызыл Байрак авыл имамы Тимур хәзрәт Ибраһимовның Афганстаннан совет гаскәрләре чыгу тантанасына багышланган чараларда катнашуы.

     Бу көннәрдә Югары Ослан районының Кызыл байрак авылы имамы Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 67 номерлы мәктәбендә  тантаналы чараларда катнашты.Бу чаралар әлеге мәктәбнең совет армиясенең Афганистаннан чыгуына 31 еллыкка багышланган иде. Тимур хәзрәт - афган сугышы ветераны, хәрби очучы. Ул әлеге чараларда катнашучыларга  Ватан алдындагы бурычларын, хәрби хезмәт тәртипләрен һәм афган сугышы вакыйгалары белән азрак таныштырып узды. Әлеге чараларны оештыручылар хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерделәр