Югары Ослан мөхтәсибәтендә чаңгы ярышлары.

                   Бу көннәрдә Югары Ослан мөхтәсибәте тарафыннан мөселман яшьләре гаиләләре арасында чаңгы ярышлары оештырылды. Әлеге чаралар район үзәгенең урта мәктәбе спорт мәйданында үткәрелде. Ярышларда җиңү урыннарын  алучыларга  кыйммәтле призлар бирелде, ә башка катнашучыларга һәм аларга ярдәм итәргә килүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Чаңгы ярышлары  мөселман кафесында  тәмле ризыклар белән чәйләр  эчеп  тәмамланды.