Югары Осланда имамнар җыелышы

              Бу   көннәрдә Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, имам мөхтәсибе һәм чакырылган кешеләр катнаштылар. Гали хәзрәт имамнарны мөхтәсибәттә үткәрелгән чаралар белән, кайбер мөхәләләрнең эшчәнленә кыскача анализ ясап үтте. Районда һәрбер мәчетләрдә киләсе айларда төрле чаралар үткәрү, март аенда мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге ир һәм кыз балалар өчен "Намаз уку" бәйгесе, мәктәпләрдә укучы балалар арасында  "Туган тел"  буенча  викториналар уздыру һәм башка эшләрне оештыруны тәкъдим итте.  Җыелыш Корьән аятьларын укып дога кылу, мөхтәсибәт тарафыннан оештырылган төшке аш һәм җәмәгать намазын уку   белән тәмамланды.