Югары Ослан мөхтәсибәтендә ТАССР ның 100 еллыгына багышланган "Туган тел" бәйрәме үткәрделәр.

                           2020 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте пленумы утырышында имам-мөхтәсибләрнең һәм казыйларның бердәм карары белән Татарстан Республикасында 2020 нче ел Туган тел елы дип игълан ителде. 11 нче март көнне, Яшьләр һәм яшүсмерләр клубы базасында "Туган тел һәм дини мәдәният -балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү нигезе» дигән фәнни-гамәли конференция узды. Чарага туган тел укытучылары, укучылар (һәр 11 мәктәптән 3-4 делегат), район мөхтәсибәте әгъзалары һәм тиешле иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре чакырылган иде. Конференция имам мөхтәсибнең «Тел һәм диннең буыннар бәйләнешендә тоткан урыны» дигән чыгышы белән башланды. Чара чын бәйрәмгә, һәр укучы һәм кунакның туган телләрен бәйрәм итүгә әверелде. Биредә катнашучылар өчен түбәндәге чаралар тәкъдим ителде: Халыкара туган тел көненә багышланган кичәләр, түгәрәк өстәлләр, очрашулар, концертларга анализ; һәр мәктәп балаларының туган телнең матурлыгы турында җырлар һәм шигырьләр белән гамәли чыгышлары; кунакларның туган телне өйрәнү, саклау һәм үстерү әһәмияте турында чыгышлары. Кичәнең икенче өлеше - укучы балаларның 3 төркемгә бүленеп, Ислам нигезләренә багышланган викторина белән дәвам итте. Иң зур балл җыючылар Югары Ослан гимназиясе, районның урта мәктәбе, Макыл , Иннополис шәһәре мәктәбе һәм Веден бистәсе  мәктәбе  укучылары булдылар. Викторина нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр кыйммәтле призлар алдылар. Барлык катнашучылар да төрле - төрле бүләкләргә лаек булдылар. Әлеге чаралар чәй өстәле артында тәмамланды.

.