Югары Ослан мөхтәсибәтендә VIII Республикакүләм ифтар җыелмалары таратылды

             2020 елның Рамазан ае башлану белән Татарстан Республикасы Диния назәрәтендә "VIII Республикакүләм​ ифтар" проекты эшли башлады. Илебездә үзизоляция режимы кертелү сәбәпле, әлеге акциягә агымдагы ел үзгәрешләр кертте. Ифтар рузыклары салынган тартмаларны аз керемле, ятим, мохтаҗ гаиләләргә, ураза тотучыларга, шәкертләргә өләшергә карар кабул ителде.  Югары Ослан мөхтәсибәте әлеге ризык тартмаларын  авыл мәхәлләләренә һәм имамнар  мәхәлләләрендә булган аз керемле, ятим, мохтаҗ гаиләләргә өләштеләр. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә һәм бу изге эштә үзләренең өлешләрен керткән "Зәкәт" фонды хезмәткәрләренә барлык Югары Ослан  мөселманнары исеменнән олы рәхмәтләребезне белдерәбез.