Югары Ослан мөхтәсибәтендә мәчетләргә "Мөселманнар" һәм "Ислам Нуры" газетларына язылуны оештырды

        Югары Ослан мөхтәсибәте авыл мәчетләренә 2020 елның икенче  ярты еллыгына мөселман газеталарына язылуны оештырды.  "Дин вә мәгыйшәт", "Мөселманнар" һәм "Ислам Нуры" газетларында басылган мәглүмәтләр  аеруча кызыклы. Имамнар хәбәр итүе буенча мәчет  картлары  газеталарда басылган  вәгазьләрне, Ислам тарихы материалларын, тарихтагы үрнәк затларның тормышын, сорауларга - җаваплар өлешен кызыксынып укыйлар һәм  фикер алышалар. Мөхтәсибәт әлеге чараларны башкаруда зур өлешен керткәне өчен хезмәкәр Фәнис Загидуллинга рәхмәтен белдерде.