Югары Ослан районында мөхтәсибәтендә «Кәгазьгә гомер бүләк ит» дигән акция төгәлләнде.

                      Бу көннәрдә Югары Ослан районы мөхтәсибәте Татарстан Республикасы Мөселманнары Диния Нәзарәте белән берлектә агымдагы елның июнь аенда «Кәгазьгә гомер бүләк ит» дигән башлап җибәргән акциясе  тәмам булды.. Бу чараларда яшьләр, мәчет картлары да актив катнаштылар. Җыелган макулатура акчасына Югары Ослан авылының картлар һәм инвалидлар йортына төрле азык-төлек продуктлары  алып тапшырылды. Мөхтәсибәт тарафыннан бу эштә актив катнашучылар бүләкләргә лаек булдылар.