Югары Осланда имамнар җыелышы

                     27 июль  көнне Югары Ослан мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, имам мөхтәсиб катнаштылар. Җыелышның көн тәртибендә Корбан гәетен үткәрүдә әзерлек чаралары,  имамнарга Татарстан Республикасы диния нәзарәте тарафыннан бирелгән киңәшләр, вәгазләр һәм хөтбәләр җиткерелде. Быел бәйрәм намазы һәм вәгазьләр 31 нче июль көнне иртәнге 3:30 сәгатьтән 4:30 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, мәчетләргә бары битлек , перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак. Мәчетләргә сыймаган кешеләр, мәчетләрнең урам ягы өлешләрендә намазларын башкарачаклар. Гали хәзрәт имамнарны мухтәсибәтнең эшләнгән эшләре, алдагы айларга  куелган эш планы белән дә таныштырып үтте, мәчет биналарына җылы бирү, аның өчен кирәкле документларны әзерләү турында аңлатты. Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар, Корбан бәйрәменә билгеләнгән буклетлар, маскалар һәм перчаткалар таратылды. Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу һәм  төшке аш   белән тәмамланды.