Югары Осланда “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясендә катнаштылар.

          26 октябрь көнне Югары Ослан районының яшьләр үзәге бинасында  “Татарча диктант” Бөтендөнья белем бирү акциясе узды.  Акциянең максаты – татар әдәби телен белү һәм дөрес язуга кызыксынуны үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, татар теле  укытучыларын популярлаштыру.  Татарча диктант — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру. Әлеге акциядә  Югары Ослан мөхтәсибәте мәчетләр каршында укыту мөгәллим-мөгәллимәләре,  районының “Бөтендөнья татар конгрессы” оешмасы җитәкчесе Гөлгенә Давләтшина һәм башкалар  катнаштылар.