Югары Осланда имамнар җыелышы

                Бу көннәрдә  Югары Ослан районының үзәк мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, имам мөхтәсиб  катнаштылар. Гали хәзрәт имамнарны мухтәсибәтнең эшләнгән эшләре, алдагы айларга  куелган эш планы белән таныштырып үтте. Быелгысы елда гошер садакасы җыюда зур өлеш керткән имамнарга бүләкләр тапшырды. Имамнарга мәчетләр каршындагы укыту курсларында йөрүчеләрдән вируска каршы санитар нормаларны саклау ассызыклап әйтелде, яшь мөселман гаиләләре белән эшләү, балаларны гомуми уку-укыту мәктәпләрендә укыту, тәрбияләү тиешлегенә дә игьтибар итүләре соралды. Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу һәм  төшке аш   белән тәмамланды.