Югары Ослан мөхтәсибәте имамнары Казан шәһәрендә белемнәрен арттыру курсларында булдылар

        Бу көннәрдә Югары Ослан мөхтәсибәте имамнары Казан шәһәрендә квалификацияләрен күтәрү курсларында белем алдылар.Әлеге курсларда аларга дини оешмаларда  юридик сораулар, тәфсир, исламдагы  төрле секталар һәм юнәлешләр, психология, гакыйдә,татар ислам тәфсирләре тарихы, ислам дине нигезләре, психология фәннәре укытылды. Буш вакытлар алар булачак Корьән хафизлар дәресләрендә дә булдылар, Югары Ослан районының курсларда булган 10 имам-хатыйбы бу курсларны үтеп, шәһәдәтнәмә алдылар.