Кызыл Байрак авыл имамы Тимур хәзрәт Ибраһимовның Казан шәһәренең 137 номерлы хәрби бүлек солдатлары алдында очрашуда катнашуы.

      Бу көннәрдә Югары Ослан районының Кызыл Байрак авылы имамы , афган сугышы ветераны, хәрби очучы Тимур хәзрәт Ибраһимов Казан шәһәренең 137 номерлы хәрби бүлеге җитәкчеләре тарафыннан оештырылган чараларда катнашты һәм солдатлар каршында чыгыш ясады. Бу чаралар әлеге хәрби бүлектә солдатларның ант кабул итүләренә багышланган иде. Тимур хәзрәт - афган сугышы ветераны, хәрби очучы. Ул булачак офицерларга Ватан алдындагы бурычларын , хәрби хезмәт тәртипләрен һәм афган сугышы вакыйгалары белән озрак таныштырып узды. Әлеге чараларны оештыручылар хәзрәткә зур рәхмәтләрен җиткерделәр.