Югары Ослан мөхтәсибәтендә рухи сәләмәтләндерү курслары эшен балалар өчен Сабантуй һәм Корбан ашы белән тәмамлады

                Бу көннәрдә Югары Ослан Үзәк мәчетендә балалар өчен булган   рухи сәламәтләндерү курслары  эшен Сабантуй үткәрү белән тәмамлады. Ял итү курслары   балаларга бик  охшады, мәчет каршындагы курслар мөгәллимнәре, мөхтәсибәт тарафыннан чакырылган кунак - Корьән хафиз Файзулла дәресләрдә аларга "Ислам нигезләре" , пәйгымбәрләр белән булган могҗизалар, аларның тарихын Корьән Кәримнән аятьләр һәм сүрәләр өйрәттеләр, намаз укуның нигезләрен һәм тәртипләрен аңлаттылар, төрле кызыклы конкурслар үткәрделәр. Буш вакытта балалар төрле спорт уеннары белән шөгыльләнделәр. Бу рухи сәламәтләндерү курсларында бирелгән дәресләр  балаларга файдалы, кызыклы һәм мавыктыргыч та булды. Сабантуй  әти-әниләр, кунаклар, балалар белән берлектә төшке Корбан аш белән тәмамланды.