Югары Осланда имамнар җыелышы

            Бу көннәрдә  Югары Ослан районының үзәк мәчетендә имамнар җыелышы булып узды. Бу җыелышта район имамнары, полиция хезмәткәрләре,  имам мөхтәсиб  катнаштылар. Югары Ослан полиция бүлеге начальнигы урынбасары Сакин Анатолий районда экстремизмга каршы нинди чаралар алып барулары, нинди мәсәләләргә имамнар тарафыннан күбрәк игътибар бирергә кирәклен азсызыклап үтте.  Гали хәзрәт имамнарны мухтәсибәтнең эшләнгән эшләре, алдагы айларга  куелган эш планы белән таныштырып үтте, мәчет биналарына җылы бирү, аның өчен кирәкле документларны әзерләү турында аңлатты. Мөхтәсибәт тарафыннан имамнарга "Хозур" нәшрияты бастырган китаплар,  "Ислам террорга каршы" дигән айлыкка мәгълүмәтләр тапшырылды. Гали хазрат имамнарга быелгысы елда гошер садака җыю мәсәләсендә халык белән эшләргә кирәклеген искәртеп узды.  Җыелыш Корьән аятларын укып дога кылу һәм  төшке аш   белән тәмамланды.