Казан аэропортында хаҗга баручыларны каршы алу.

.     19 июль   көнне Казан аэропортында Югары Ослан районыннан хаҗга баручыларны каршы алу чаралары  булды. Хаҗ - Ислам диненең бишенче баганасы. Саләмәтлеге, матди мөмкинчелеге булган мөселман, гомерендә бер тапкыр хаҗ кылырга тиеш, бу аның өстендәге бурычы булып тора. Аллаһы Тәгалә Корьәни Кәримдә Әл-Гыймран сүрәсенең 97 аятендә көче җиткән һәр мөселманга хаҗны фарыз итеп билгеләгән гамәлләрнең соңгысы.Ул мөселман кешенең тәне һәм җаны белән Аллаһы Тәгаләнең имин булган шәһәре Мәккәгә барып, Гарәфә  тавында басып Раббысына мөрәҗәгать итәргә диеп һәм көненә биш тапкыр намазга йөзен юнәлтеп укый торган Кәгьбәтуллаһны таваф кылыр өчен ниятләген мактаулы сәфәре булып санала. Бу сәфәргә быелгысы елны "ДУМ РТ ХАДҖ" оешмасы программасы буенча районнан  4 кеше хаҗ сәфәрендә булдылар.