Югары Ослан үзәк хастәханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды.

           22 июль, җомга көнне Югары Ослан үзәк хастәханәсендә намаз уку бүлмәсе ачылды. Әлеге чаралар Изге Идел Болгар җирлегендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллык кысаларында башкарылды. Намаз уку бүлмәсен ачуда район администрациясе җитәкчесе Марат Зиатдинов, баш табиб Сергей Мишакин, имам мөхтәсиб Гали хазрат Җиһаншин, мәчет картлары, табиблар, хастәхана хезмәткәрләре катнаштылар. Марат Галимзянович үзенең чыгышында кешеләрдәге иман барлык эшләрдә дә, гаиләдә дә, тормышта да зур өлеш алып торуын азсызыклап үтте. Гали хәзрәт намаз бүлмәсен ачуга матди ярдәм кертүчеләргә, җитәкчеләргә зур рәзхмәтен белдерде, баш табиб Сергей Юрьевичка мөхтәсибәт исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк тапшырды.