Югары Ослан районы имамнар җыелышы

     17 нче сентябрь көнне Югары Ослан районы мөхтәсибәте имамнар җыелышы үткәрде. Җыелышта район имамнары,админимстрация җитәкчесенең ярдәмчесе,  экстремизмга каршы комиссия секретаре  Хатирә Тихонова, мөхтәсиб Гали хәзрәт Җиһаншин катнаштылар.Имамнарга  Корбан бәйрәмен үткәрү тәртибе,вакыты,корбан чалу тәртипләре сөйләнде, диния нәзәрәтеннән килгән күрсәтмәләр  һәм тыелган дини китаплар   исемлеге   белән таныштырылды. Хатирә Минзариф кызы районда экстремизмга һәм террорга каршы яшьләр белән нинди эш алып бару чаралары турында сөйләде. Җыелыш  "Нур" хәләл кафесындада төшке аш һәм Моркваш авылында  яңа төзелә торган мәчеттә өйлә намазын уку белән тәмамланды.